Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга дөньяның 130 илендә булган язучы һәм сәяхәтче киләчәк
Антон Кротов 1991 елдан бирле актив сәяхәт итә, ул үзенең сәфәрләре һәм башка бик күп нәрсә турында 58 китап язган.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Татарстанга дөньяның 130 илендә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә булган сәяхәтче һәм язучы Антон Кротов лекцияләр белән киләчәк. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләде.
«Татарстан халкына һәм кунакларына тынычлык телим! Казан, Алабуга, Чаллы! Мин тиздән сездә булачакмын!» — дип хәбәр итте сәяхәтче үзенең абунәчеләренә.
Октябрь башында Кротов Казанда ике лекция укый. Берсе Көнбатыш Африка илләре буенча кышкы сәяхәткә багышланачак, ә икенчесе ирекле сәяхәт нигезләре турында була.
Автор киләсе иҗади очрашуны Алабугада үткәрәчәк. Аннары тагын бер лекция — Чаллы шәһәрендә була.
1991 елдан Антон Кротов дөньяның яртысыннан артык илендә генә түгел, ә Россиянең 180 өлкә үзәгендә дә булырга өлгергән. Шулай ук ул «Йорт бөтен кеше өчен» проектын булдырды. Кагыйдә буларак, шәһәрләрнең берсендә сәяхәтчеләр берничә айга йорт яки фатир арендалый, алар төбәк тикшеренүләре өчен базага әверелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз