news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Министрлар Кабинеты республикадагы айныткыч хезмәтләренең бәясен билгеләде

2021 елда махсус учреждениедә бер көн «утырып» чыгу 614 сумга якын тәшкил итәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинеты республикадагы айныткыч хезмәтләренең бәясен билгеләде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты республика айныткычларындагы бер көннең бәясен билгеләде. Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«Махсус учреждениеләрдә җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү һәм әйләнә-тирәдә ориентлашу сәләтен югалткан, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга хезмәт күрсәтүнең норматив бәясен билгеләргә», - диелә документта.

2021 елда махсус учреждениедә бер көн «утырып» чыгу – 613,53 сум, 2022 елда – 615,02 сум, 2023 елда 616,55 сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, коэффициент һәр муниципалитетта аерылып торачак. 2021 елда ул Чаллыда – 1,080453, Казанда – 1,080609, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнарында – 1,729984, Яшел Үзән районында 1,793439га тигез булачак.

Карарда шулай ук республика айныткычларындагы урыннар саны да билгеләнгән. Казандагы махсус учреждениедә – 40, Чаллыда – 20, муниципаль районнарда ун урын каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot