Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан илкүләм проектлар контекстында телгә алынуы буенча алдынгы төбәкләр рәтендә
Республика медиарейтингта юллар төзү, Зур Казан боҗрасы ачылу һәм илкүләм проектлар буенча микрозаймнар аркасында күтәрелде.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан РФ Президенты Владимир Путинның илкүләм һәм стратегик бурычлар турындагы «204нче май указы» контекстында Россиянең гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган 3 төбәге арасына керде. Август ае өчен рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.
Республика 29757,4 медиаиндексы белән икенче баскычта урнашкан. Беренче урында – Краснодар, өченчедә Приморье крайлары.
Казанда Вознесенский трактын төзү эшләре 17 миллиард сумга төшәчәге һәм Зур Казан боҗрасының яңа участогын ачу турында игълан итү иң әһәмиятле медиавакыйгалар булып чыккан. Әлеге ике объектны төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында каралган.
Моннан тыш, Татарстан эшкуарлары «“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү“ илкүләм проекты кысаларында 552,4 миллион сумлык микрозайм алган». Бу да гаммәви мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз