news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Тукай хастаханәсе баш табибын битлекләр җитмәү сәбәпле судка биргән

Үзәк район хастаханәсе шәфкать туташларының берсе Covid-19 инфекциясенә шикләнелеп госпитализацияләнүдән соң вафат була, ведомство раслаганча, аңа эш өчен бер тапкыр кулланыла торган өч битлек кенә бирелгән.

(Чаллы, 29 сентябрь, 29 сентября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җәмәгать судьясы Роспотребнадзорның Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗановка карата дәгъвасын карады. Ведомство мәгълүматларына караганда, Сабирҗанов хастаханә персоналын пандемия кискенләшкән вакытта кирәкле битлекләр белән тәэмин итмәгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте судка үзәк район хастаханәсенең бер шәфкать туташы Covid-19да шикләнелеп госпитализацияләнүдән соң үлгәч мөрәҗәгать иткән.

Судта ведомство вәкиле белдергәнчә, март аенда шәфкать туташы баш табиб күрсәтмәсе буенча пациентлардан коронавируска тестлар алган. Аңа өч кенә битлек биргәннәр, гәрчә бер тапкыр кулланыла торган битлекне ике сәгать саен алыштырырга кирәк булса да.

Хезмәткәр тәүлегенә 12 битлек, ә айга 84 битлек кулланырга тиеш. Вафат булган шәфкать туташы 24әр сәгать җиде смена эшләгән, дип искәртте Роспотребнадзор вәкиле.

Сабирҗановның яклаучысы дәгъваны танымаган һәм шәфкать туташы неврология бүлегендә эшләгәнлеген, Covid-19га анализ алмаганлыгын әйткән. Бер тапкыр кулланыла торган битлектән тыш аңа күп тапкыр кулланыла торган биш битлек бирелгән.

Суд Тукай хастаханәсенең баш табибы эше буенча эшне медицина персоналының шәхси саклану чаралары белән тиешенчә тәэмин ителмәве дөреслеккә туры килмәү сәбәпле туктатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100