news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрне яңа штрафлар турында кисәтәләр

Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр кертә.

Машина йөртүчеләрне яңа штрафлар турында кисәтәләр
Михаил Захаров

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр кертә. Алар буенча автомобильчеләргә яңа штрафлар салыначак. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр буенча, кыш көне җәйге резина, җәйге көне шиплы резина кую, шиплы шиннарны бер күчәргә генә кую, штатлы булмаган ксенонлы лампалар, фараларны чистарткычны эшләтмәү кагыйдә бозу булачак.

«Руль идарәсен көчәйткеч гидросистемасында сыеклык агып тору», «руль тәгәрмәченең үзеннән-үзе борылуы» да кагыйдә бозу санала.

Әлегә бу проект турында 16 октябрьгә кадәр фикер алышалар. Карар исә 2021 елның 1 июненнән көченә керергә тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100