news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мәдәният хезмәткәрләре Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты

Уен нәтиҗәләре 16 октябрьдә 19.40 сәгатьтә билгеле булачак.

Әлмәт мәдәният хезмәткәрләре Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты
instagram.com/dkneftche

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәтнең Мәдәният йорты директоры Валерий Саматов һәм шул ук мәдәният йорты солисты Людмила Кувшинова Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты. Бу турыда мәдәният йортының Инстаграм аккаунтында хәбәр ителә.

Әлмәтлеләр «Могҗизалы кыры» тапшыруында Татарстанны тәкъдим иткән. Шулай ук алар тамашаны алып баручы Леонид Якубович белән фотога төшкән.

Уен нәтиҗәләрен 16 октябрьдә 19.40 сәгатьтә белеп булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100