news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның җәмәгать транспортында пассажирларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәчәкләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәмәүче пассажирларны төшереп калдыралар.

Казанның җәмәгать транспортында пассажирларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәчәкләр

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар үткәреләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләбен үтәми һәм шәхси саклану чараларын кулланмый торган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре төшереп калдырачак.

«Бер генә пассажир да автобус, трамвай, троллейбус яки метрода битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», — дип белдерде Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков пассажирлар йөртүчеләр белән узган киңәшмәдә.

Ул төнлә җәмәгать транспортын дезинфекцияләүне һәм салоннарны көндез мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100