news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Антальяга яңа чартер рейслары ачыла

Самолет Казаннан Антальяга өч сәгать ярымда барып җитәчәк.

Казаннан Антальяга яңа чартер рейслары ачыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Казаннан Антальяга яңа чартер рейслары ачыла. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 октябрьдән Azur Air авиакомпаниясе Антальяга туристик рейсларының чартер программасын арттырачак. Программа «язгы-җәйге навигациясе ахырына (ул 24 октябрьдә төгәлләнә) кадәр дәвам итәчәк», дип искәрттеләр һава аланында.

Авиакомпания октябрь аенда әлеге юнәлеш буенча барлыгы 37 рейс оештырырга ниятли. Башка төбәкләрнең туристлары өчен Самара, Пермь һәм Омскидан берничә рейс планлаштырылган.

Моннан тыш, Azur Air авиакомпаниясе октябрь аенда Казаннан Бодрумга — өч һәм Даламанга дүрт рейс оештырырга җыена.

Самолет Казаннан Антальяга өч сәгать ярымда барып җитәчәк. Чартер рейсларының расписаниесе самолет һавага күтәрелер алдыннан үзгәрергә дә мөмкин, дип искәрттеләр аэропортта.

«Татар-информ» агентлыгы чит илдән кайткан россиялеләрнең вакытлыча карантинга озатылачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100