news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Вафин Татарстанда бала пособиесын алырга теләмәүчеләр барлыгын әйтте

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе «Ә миңа ул акча кирәк түгел», - дип әйтүче берничә кешене шәхсән белә.

Эдуард Вафин Татарстанда бала пособиесын алырга теләмәүчеләр барлыгын әйтте
https://tatarstan.ru/

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).Татарстанда кайбер гаиләләр Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнгән акчаларны алудан баш тарткан. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«База буенча без акча алмаган гаиләләрне тикшердек. Россия Пенсия фонды рәисе Максим Топилин күрсәтмәсе буенча, без андый кешеләрнең барысы белән дә диярлек элемтәгә кердек. „Ә миңа ул акча кирәк түгел“, — дип әйтүче берничә кешене мин шәхсән беләм», — диде Эдуард Вафин.

Татарстанда 16 яшькә кадәрге 765 меңнән артык бала «Путин түләүләрен» алган. Моның өчен республикага Россия Пенсия фондыннан 16 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100