news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Казан паркларында фонтаннарны туктатачаклар

Корылмаларны кышка әзерлиләр.

Бу атнада Казан паркларында фонтаннарны туктатачаклар

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар кышка туктатыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Корылмаларда суны кудыру, чистарту һәм кышка әзерлек эшләре бара», — диелә хәбәрдә.

Фонтаннар Горький исемендәге һәм һәм «Крылья Советов» паркларында, Лядской бакчасында, Горки-Әмәт урманында, К. Тинчурин скверында, Кабан күле яр буенда һәм «Ак чәчәкләр» бульварында эшләүдән туктаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100