news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларга 10 мең сум пособиегә гариза язу өчен соңгы көн билгеле

«Быел Татарстанда 765 меңнән артык бала яңа төрле пособиеләр алган», - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.

Балаларга 10 мең сум пособиегә гариза язу өчен соңгы көн билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнә торган пособие акчасын алып өлгермәгән ата-аналарга Пенсия фондына гариза язуның соңгы көне 30 сентябрьдә була. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татарстанда быел 765 меңнән артык бала яңа төрдәге пособие алды. Моның өчен Россия Пенсия фонды республикага 16 млрд сум акча күчерде. Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин.

Спикер сүзләренчә, гаризаны тапшыру өчен беркая да барырга кирәкми: Дәүләт хезмәтләре порталыннан гына эшне башкарырга була. «Гариза язу акчаны кайсы счетка күчерүен күрсәтү өчен генә кирәк», — диде Эдуард Вафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100