Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрә

Әлеге чарада катнашу өчен алдан ук язылу мөһим.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). 12 октябрьдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара турында тулырак www.16.rospotrebnadzor.ru һәм www.rpn.tatarstan.ru белергә мөмкин.

Катнашучылар 9-11 октябрь көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә 238-60-62, 238-18-41 номерлары аша алдан ук теркәү үтә ала.