news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булды

Республика көне алдыннан Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Илсур Метшин кулыннан бүләк алды.

Салават Фәтхетдинов Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булды

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Бүген иртән Казан Ратушасында танылган җырчыны бүләкләделәр.

«Бөтен дөньяга татар халык җырын популярлаштырырга омтылган талантлы һәм оста җырчы Салават Фәтхетдинов Татарстан Республикасының һәм аның башкаласының эстрада сәнгатендә лаеклы урын алып тора. Аның күпьеллык хезмәтен югары бәяләп, бөтен дөньяга танылуын исәпкә алып, Салават Зәки улы Фәтхетдиновка „Казанның мактаулы гражданины“ дигән югары исем бирелде», — дип тәкъдим иттеләр тантанада артистны.

Салават Фәтхетдинов шулай ук хәйрияче һәм меценат буларак билгеле. Ул балалар йортларына, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә даими ярдәм итә.

Фәтхетдинов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры. Ул кышкы «Салават» хәйрия автокроссларын оештыра.

Бүген Казанның Мактау китабына шулай ук Казан вертолет заводы ветераны Валерий Карташевның, «ЭНИКС» АҖ генераль директоры — баш конструктор Валерий Побежимовның, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәновның исемнәре кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100