news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов балачагында «Чаян» журналын укып үскәнен әйтте

Россия герое Милләт җыенында татар халкы турында фикерләрен әйтте.

Дамир Йосыпов балачагында «Чаян» журналын укып үскәнен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Зилә Мөбарәкшина). Россия Герое, гражданнар авициясе пилоты Дамир Йосыпов әти-әнисенең «Чаян» журналын алдыруын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милләт җыенында сөйләде.

Дамир Йосыпов татар булу — халкың белән эләмтә булдыру ул, дигән фикердә. «Хәтерлим, әти-әнием „Чаян“ журналын яздыра, радиодан татар җырлары тыңлый иде. Татар халкының улы булуым белән горурланам. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: татарлар бар җирдә дә бар, яши, тырыша. Барыгызга исәнлек-саулык телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк», — диде ул.

Бүген Татарлар гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре проекты кабул ителә. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100