news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрьдә Россиянең 24 төбәгендә урман янгыннары булуы ихтимал

Фаразлар турында мәгълүмат тиешле ведомстволарга тапшырылган.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Федераль «Авиалесоохрана» учреждениесе сентябрьдә урманнарда гадәттән тыш хәлләр куркынычы фаразларын белдергән: белгечләр мәгълүматлары буенча, Россиянең 24 төбәгендә урман янгыннары куркынычы югары.

“Воронеж һәм Волгоград өлкәләре көньягында, Краснодар краеның төньягында, Белгород, Әстерхан, Ростов һәм Еврей автономияле өлкәләре, Калмыкия, Байкал аръягы, Приморск краеның бөтен территориясендә янгын чыгу ихтималы бар. Бурятиянең төньягыннан кала бөтен территориясендә янгын чыгуы фаразлана, дип яза “Известия”.

Фаразларга караганда, Ставропольнең төньягында һәм көнчыгышында, Саратов, Курган, Иркутск, Сахалин, Төмән өлкәләренең, Камчатка һәм Хабаровск крайларының көньягында, шулай ук Омск өлкәсенең көньягы һәм көнчыгышында, Новосибирск өлкәсе белән Алтай крайларының көнбатыш өлешләрендә, Тыва көнчыгышында, Амур өлкәсенең көньягында һәм көнбатышында янгыннар чыгу куркынычы зур.

Фаразлар турында мәгълүмат тиешле ведомстволарга тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot