news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган.

Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк
татар-информ архивы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Республика 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар тәкъдим итә алсын өчен Татарстанга федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның шул хактагы боерыгы Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасына – 2 миллиард 390 миллион 687 мең сум», - диелә документта.

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын түли, квитанциядәге калган сумма исә федераль бюджет хисабына каплана.

Элегрәк Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия төбәкләре арасында иң түбәннәрдән берсе булуы ачыкланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100