news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме туры эфирдан күрсәтеләчәк

Гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәте сайтында һәм «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

 Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме туры эфирдан күрсәтеләчәк
dumrt.ru

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 31 июльдә Казанның Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме туры эфирдан күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Татарстан мөселманнарының башлыгы, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР Диния нәзарәте сайтында һәм «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Республиканың гает хөрмәтенә узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 31 июльдә иртәнге сәгать 3.30дан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.45 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.15 сәгатьтә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100