Төзелеш-монтаж эшләрен иминиятләштерү мәсьәләләре каралды

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында шул уңайдан семинар-киңәшмә булды

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелеп, анда төзелеш-монтаж эшләрен иминиятләштерү мәсьәләләре күтәрелде, диелә әлеге министрлыктан алынган хәбәрдә.

“СОГАЗ” иминиятләштерү төркеме белән берлектә уздырылган семинар-киңәшмәдә катнашучылар төзелеш объектларын комплекслы иминиятләштерү, югалтуларны кайтару нечкәлекләре белән таныштырылган.