news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар Томилино урман паркында өмә үткәрде

Алар 150 капчык көнкүреш калдыгы җыйган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Котельник шәһәр округында җирле мөселманнар җәмгытенең 20 активисты Томилино урман паркында зур өмә үткәрде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Төбәктә эссе һава торышы булуга карамастан, мөселманнар алты сәгать дәвамында урман паркының өч территориясен чистарткан. Алар 150 капчык көнкүреш калдыгы җыйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100