news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың 10нчы мәктәбе янында урам комплексы төзеләчәк

Халыкка баскетбол, футбол, воркаут зоналы балалар мәйданчыклары булган универсаль хоккей кыры проекты тәкъдим ителде.

Түбән Каманың 10нчы мәктәбе янында урам комплексы төзеләчәк
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры Азат Бикмурзин 29б микрорайон халкы белән очрашты. Очрашу барышында микрорайонда спорт үзәге булдыру турында сүз барды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Халыкка баскетбол, футбол, воркаут зоналы балалар мәйданчыклары булган универсаль хоккей кыры проекты тәкъдим ителде.

«Проектны гамәлгә ашыру ике этапта башкарылыр һәм кайбер мәйданчыклар быел ук төзелер дип көтелә», — дип җиткерде физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Александр Клипачев.


news_right_1
news_right_2
news_bot