news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы балалар өчен түләүләрне күчерү тәртибен аңлатты

Яңа түләүләрне 1 июльдән бирә башлаячаклар.

Россия Хезмәт министрлыгы балалар өчен түләүләрне күчерү тәртибен аңлатты

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 3-16 яшьлек балаларга бер тапкыр түләнә торган 10 мең сумны күчерү тәртибен аңлаттылар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.  

Министрлыкта аңлатуларынча, алдагы түләүләрне күчерер алдыннан электрон мәгълүмат алмашу өчен техник алгоритм төзелгән булган.

Бу бер көн эчендә якынча 15 млн балага акча күчерергә мөмкинлек биргән, ә 1 июньгә кадәр бирелгән гаризалар буенча калган түләүләр 10 көн эчендә күчерелгән. Барлыгы 21 млн бала өчен акча күчерелгән.  

«Шушы ук техник алгоритм яңа түләүне билгеләгәндә дә кулланылачак», — диделәр ведомствода.

Яңа түләүләр 1 июльдән күчерелә башлаячак. Әти-әниләргә аерым гариза язарга кирәкми — Пенсия фондында булган мәгълүматлар буенча карар кабул ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100