Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск ишегалларында яңа спорт-уен комплекслары куелды
Менделеевскида спорт-уен комплексларын урнаштыруга 1,2 млн сум акча бүленгән.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәре ишегалларында кече спорт-уен комплекслары урнаштыра башладылар. Татарстан, Бурмистров һәм Чоловский урамнарында яңа уен корылмалары урнаштыруга керештеләр. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.
«Бондюжский» һәм «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәләре откан грант кысаларында спорт-уен комплексларын урнаштыруга 1,2 млн сум бүлеп бирелгән.
Башкарма комитетта белдерүләренчә, «Бондюжский» үзидарәсе территориясендә 9 ишегалдында, ә «Химик» үзидарәсе территориясендә ике ишегалдында спорт-уен комплекслары урнаштырылачак.
Менделеевскида кече архитектура формаларының 32 элементы урнаштырылачак.
Элегрәк инвалидлар җәмгыяте Менделеевскида балалар өчен инклюзив мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. Бүгенге көндә Менделеевскида мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уен инфраструктурасы юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз