news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык саны буенча Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды

2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Түбән Новгород алдынгы булган иде.

Халык саны буенча Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды
Владимир Васильев

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ). Казан халык саны буенча Түбән Новгородны узып китте һәм әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) хәбәр итә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 ел башына Татарстан башкаласында 1 млн 257 мең кеше яшәгән. Идел буе федераль округының элекке лидеры — Түбән Новгородта 1 млн 252 мең кеше яши, бу Казан белән чагыштырганда 5 мең кешегә азрак.

2019 елның 1 гыйнварына Казанда 1 млн 251 мең кеше яшәгән, ягъни бер елда Татарстан башкаласында халык саны 0,5 процентка — 6 мең кешегә арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100