Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат яшьләре яңа девайслар үзләштерә
Күпме адым атлаганны төп-төгәл белеп була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Йокың да, адымың да беләзеккә бәйләнгән нурлатлы Рамил Шәйдуллин хәзер үзенең тәүлегенә ничә сәгать йоклаганлыгын, күпме адым атлаганлыгын төп-төгәл белеп тора.
Рамил “Fitnestreacker” дигән гаҗәеп прибор сатып алган. Нәни генә беләзектән торган бу җайланма кеше организмындагы бар нәрсәне исәпләп бара алырга сәләтле икән, дип белдерә районның “Дуслык” газетасы.
Рамил өчен оптималь ара – тәүлегенә сигез чакрым икән. Беләзек исә әлеге чакрымнарны адымлап саный. “Мәсәлән, бүген мин иртәнге 6дан көндезге 10га кадәр 3756 адым атлаганмын, ягъни 2,61 километр юл узганмын. Шул рәвешле, минем өчен тәүлеклек норманың дүрттән бере үтәлгән. Көн азагында исә нормаларның тулысынча үтәлүе турында хәбәр керә: беләзектә өч ут янып, ул вибрацияләнә башлый”, – ди егет
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз