Пермь крае Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе уза

Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Президенты да бар

 (Пермь крае Барда авылы, 29 июнь, «Татар-информ», Рүфинә Мөбарәкшина). Бүген Пермь крае Барда авылындаIV Бөтенроссия авыл Сабан туен бәйрәм итәләр.
Бүгенге Сабан туе бәйрәме алдыннан РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов кебек дәрәҗәле кунаклар Барда авылы мәчетендә булдылар, Г.Тукай исемендәге паркта чәчәк куйдылар.
Кунаклар мәйданга килгәч, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстан республикалары тирмәләрен карадылар. Аларның һәрберсе милли төсмер алган иде. Һәркайсында күргәзмә павильоннары куелган, аларда көнкүреш кирәк-яраклары һәм милли ашлар тәкъдим ителде.
Авыл Сабан туеның иң беренче матур күренешләренең берсе - татар милли ризыгы кош телен әзерләү буенча рекорд кую: Пермь пешекчеләре 202 килограмм 336 грамм кош теле әзерләгән.
Бүгенге бәйрәмгә Киров, Курган, Оренбург, Пенза, Сарытау, Самара, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Краснодар крае, Мари Эл һәм Удмуртия республикалары татарлары килде.
“Пермь крае кунакларга һәрвакыт шат. Биредә йөздән артык милләт вәкилләре тату яши, - дип чыгышын башлады Виктор Басаргин. – Бу бәйрәм Пермь крае һәм Барда районы үсешенә өлеш кертәчәгенә ышанам”. Ул зур бәйрәмне оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аннары ул ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка, шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Румил Азнабаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннары РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченкога сүз бирелде. “Идел буе җирендә барлыкка килгән бәйрәм бөтен ил бәйрәменә әйләнде”, - дип билгеләп үтте ул һәм РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән Сабан туе кунакларын котлады.
Башкортстан Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов Башкортстан Президенты исеменнән иң җылы теләкләрне белдерде.
Татарстан Президенты Пермь краенда оештырылган Сабан туеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. “Безнең илдә һәр милләтнең үз мәдәниятен һәм динен саклап калу мөмкинлеге булуы мөһим”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Президенты Указы нигезендә, Пермь крае Барда районы хакимияте мәдәният идарәсенең мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире Алсу Исмәгыйлевага ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелде, Барда районы башлыгы Сергей Ибраевка татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауда һәм үстерүдә өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерелде.
Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Барда районының татар һәм башкорт мәдәни үзәгенә микроавтобус бүләк итте. Авыл Сабан туеның абсолют батырына исә Татарстан Президентыннан автомобиль тапшырылачак.
Бәйрәмнең тантаналы ачылышыннан соң ат чабышлары башланды. Шулай ук Казан курчак театры спектакльләре, Салават, Фәридә-Алсу, Гүзәл Уразова һ.б. катнашындагы концерт тәкъдим ителде.
Бу вакытта тамашачылар көрәш карый, бәйрәм ярышларында катнаша.