Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы рәсми рәвештә “Рубин” фан-клубын ачу өчен чыгыш ясый
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы рәсми рәвештә “Рубин” фан-клубын ачу өчен чыгыш ясый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанның Үзәк стадионында 26 июньдә, премьер-лига командалары “Рубин” һәм “Зенит” арасында үткәрелгән футбол матчы вакытында исерткеч эчемлекләр кулланган өчен җиде петербурглы административ җаваплылыкка тартылган. Матч вакытында эре тәртип бозу очраклары булмаган. Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр иттеләр.
ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау милициясе начальнигы урынбасары Василий Соколов сүзләренчә, матчта 21 меңгә якын тамашачы катнашкан, шул исәптән, Петербургның “Зенит” клубы уенчыларына теләктәшлек итү өчен - 220 һәм Казанның “Рубин” футбол клубының 70кә якын кайгыручысы килгән иде. Матч барышында тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Казан гарнизоныннан 2200дән артык милиция хезмәткәре җәлеп ителде. Очрашу 1:0 исәбе белән “Рубин” файдасына төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз