news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе» сессиясе булды

Көн тәртибендә Кама агломерациясенә эшче кадрларны җәлеп итү һәм тотып калу мәсьәләсе торды.

Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе» сессиясе булды
https://tat.e-nkama.ru/n

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Камада «Кадрлар әзерләү стратегиясе — Түбән Кама» стратегик сессиясе узды. Очрашу «Тема 37» мәктәбендә үтте. Анда Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы һәм GMC Consulting җитәкчесе Галина Маштакова чыгыш ясады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Көн тәртибендә Кама агломерациясенә эшче кадрларны җәлеп итү һәм тотып калу мәсьәләсе торды. Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләренә, бюджет өлкәсе, мәгариф, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләренә бүген аларның юнәлешләрендәге проблемаларны гына сөйләп калмыйча, 2024 елга кадәр гамәлләрнең мөмкин булган стратегиясен дә уйларга кирәк иде.

Гомуми фикер алышканда һәр юнәлештән уртак проблемаларны билгеләделәр: эшче кадрларның китүе, кайбер һөнәрләрнең дәрәҗәлелеге җитмәү һәм башкалар. Шул ук вакытта Түбән Камада кадрларга ихтыяҗ бар. Нәкъ менә эшче һөнәрләр: слесарьлар, инженер-техник хезмәткәрләр, балта осталары һ.б. җитми. Шәһәр һәм районның медицина учреждениеләре дә кытлык кичерә.

Стратегик сессия кысаларында яңгыраган барлык тәкъдимнәр Түбән Кама муниципаль районының үсеш программасына кертеләчәк һәм ТР Министрлар Кабинетына фикер алышуга җибәреләчәк. Алга таба бу тәкъдимнәр Кама агломерациясендә кеше капиталын үстерү һәм тотып калуның гомуми стратегиясенә кертеләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot