news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне июньдә озын яллар көтә

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрне июньдә өч көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда адвокат Владимир Постанюк сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Агымдагы елда бу көн шимбәгә туры килә, шуңа күрә дүшәмбе, 14 июнь ял булачак.

Моннан тыш, җомга, 11 июнь бәйрәм алды буларак, россиялеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Постанюк сүзләренчә, әгәр график үзенчәлеге буенча эш көнен кыскарту мөмкин түгел икән, хезмәткәргә ял итү өчен өстәмә вакыт бирелә яки артык эшләгән өчен түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100