news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда изоляция чорында балалар бакчалары өчен абонент түләве гамәлдән чыгарыла

ТР Премьер-министры Covid-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү чараларына багышланган киңәшмә үткәрде.

Татарстанда изоляция чорында балалар бакчалары өчен абонент түләве гамәлдән чыгарыла
tatarstan.ru

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика халкы үзизоляциядә булган вакытта – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы эшчәнлеге кысаларында без төрле ярдәм чараларын карадык. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән ял көннәре вакытында – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалы гаиләләрдән бакчада тукланган өчен дә, абонент түләве рәвешендә дә акча җыймау турында карар кабул ителде», - диде Песошин.

ТР Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, биредә ата-аналар балалары бакчага йөрү-йөрмәүгә дә карамастан түләгән акча турында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100