Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ТАНЕКО» комплексы «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану хокукына сертификат алды
Биредә көн саен 2,5 тонна эретмә җитештерелә, җитештерү егәрлеге тәүлегенә 7,5 тоннага җитәргә мөмкин.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы Түбән Кама сәнәгать үзәгенең «ТАССРга 100 ел» логотибын куллану хокукына сертификат һәм республика юбилее уңаеннан истәлекле медаль алган өч предприятиесенең берсе булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Логотипны куллану хокукы Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен аеруча әһәмияткә ия булган предприятиеләргә бирелә. Юбилей эмблемасы «ТАНЕКО» продукциясендә — антисептик эретмә, майлау материаллары төргәкләрендә һәм сыйфат паспортларында урнаштырыла.
Тапшыру тантанасы антисептик эретмә җитештерү участогында узды. «ТАНЕКО» пандемия башланганнан бирле «Татнефть» төркеме предприятиеләрен генә түгел, ә компания эшчәнлеге белән бәйле социаль, медицина учреждениеләрен дә дезинфекция чаралары белән тәэмин итә. Көн саен 2,5 тонна эретмә җитештерелә, җитештерү егәрлеге тәүлегенә 7,5 тоннага җитәргә мөмкин.
Предприятиегә сертификат һәм медальне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев тапшырды. Ул «Татнефть», «ТАНЕКО» җитәкчелегенә, предприятиенең бөтен коллективына зур проектларны уңышлы гамәлгә ашырулары һәм предприятиенең төбәк икътисадына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
«ТАНЕКО» генераль директорының техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары Алексей Зурбашев сүзләренчә, предприятие җитәкчелеге һәм коллективы сертификат алуны Татарстан Республикасы үсешендә «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖнең зур әһәмияткә ия булуын тану һәм предприятие продукциясенең сыйфатын югары бәяләү дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз