news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең өч төбәк башлыгы Татарстан халкын юбилей белән котлады

Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиянең өч төбәге җитәкчеләре Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мари Эл башлыгы Александр Евстифеев үзенең мөрәҗәгатендә 2020 елда Идел буе федераль округының берьюлы берничә төбәгенең бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтәчәкләрен әйтте.

Күрше федерация субъекты җитәкчесе Татарстанны лидер төбәкләрнең берсе дип атады. Ул республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсеше һәм милләтара татулыкны тәэмин итү өчен ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте эшчәнлеге зур әһәмияткә ия, диде.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер билгеләп үткәнчә, ТАССРның барлыкка килүе «Россия тарихында, хәзерге Татарстан территориясендә яшәүче татарлар һәм барлык халыклар язмышында әһәмиятле, этаплы вакыйга булды».

Моннан тыш, Чиләбе өлкәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, республика барлыкка килү татар милли мәдәниятен, әдәбиятын, музыкасын, телен, инфраструктураны һәм икътисадны яңадан торгызуга куәтле этәргеч бирде.

Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев шулай ук Татарстанның Россия Федерациясе составында беренчеләрдән булып автономияле берәмлекләрнең берсе булуына һәм илдә федератив мөнәсәбәтләрне торгызуга зур өлеш кертүенә игътибар итте.

«Республиканың иң төп байлыгы — гасырлар буена тату һәм килешеп яшәүче, үз республикасының лаеклы киләчәге өчен хезмәт итүче күпмилләтле халык», — дип өстәде Айсен Николаев. Ул Рөстәм Миңнехановка һәм барлык татарстанлыларга уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100