news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемия вакытында эштән җибәрүнең махсус тәртибен кертергә тәкъдим ителде

Карар проекты нигезендә, хезмәткәрне аның инициативасы һәм якларның килешүе буенча гына эштән җибәрергә мөмкин булачак.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пандемия вакытында эштән җибәрүнең махсус тәртибен, шулай ук тулы булмаган эш көненә күчерүне гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РБК карар проектына һәм ведомстводагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Аерым алганда, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүче инициативасы белән эштән җибәрүне тыярга, хезмәт мөнәсәбәтләрен якларның ризалыгы яки хезмәткәрнең үтенече белән генә өзәргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, пандемия вакытында штатны кыскартканда, әгәр хезмәткәрләрнең белдерү кәгазенең ике айлык срогы алар гамәлдә булган вакытта төгәлләнсә, хезмәткәрне карантин белән бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылганнан соң киләсе эш көнендә генә эштән җибәреп булачак.

Ведомство шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт килешүе шартлары һәм эш режимы үзгәрүе турындагы белдерү кәгазьләре срогын, әгәр пандемия аркасында шундый ихтыяҗ туса, ике айдан ике атнага кадәр киметергә тәкъдим итә.

Проектны Министрлар Кабинеты, эш бирүчеләр һәм профсоюзлардан торган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия караячак. Шуннан соң документны Хөкүмәткә тапшырырга мөмкиннәр.

Инициатива расланган очракта, аның нигезләмәләре 2020 елда гына гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100