news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онищенко коронавирус таралуның «онытылган» чыганагының берсен атады

Россиянең элекке баш санитар табибы фатирдан чыкканда ук битлек һәм перчаткалар кияргә тәкъдим итте.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россиянең элекке баш санитар табибы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко Covid-19 коронавирусының иң ачыкланмаган чыганагы нинди урын булуы турында сөйләде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Минем бәяләвемчә, подъезд - эпидемиягә каршы чаралар үткәрү ягыннан иң «онытылган» урын. Монда баскыч култыксалары да, лифт, домофон төймәләре дә бар. Ә җәяүләп төшәсез икән, уфылдап өскә күтәрелеп килүче күршегезне очрата аласыз», - диде Онищенко.

Аның сүзләренә караганда, подъезд да — җәмәгать урыны, бигрәк тә иртән, йортта яшәүчеләрнең барысы да эшкә барганда. Моннан тыш, подъездларда коронавирус озаграк саклана, чөнки анда кояш нурлары төшми.

Онищенко перчатка һәм битлекне урамга чыккач кына түгел, ә фатирдан чыкканда ук кияргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100