news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тулы көченә бара

Төзүчеләр быелгы сезонда барлыгы 56 ишегалдын төзекләндерергә исәпли.

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тулы көченә бара
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 29 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Яңарыш берьюлы берничә кварталда җәелдерелгән. Үзгә режим нәтиҗәсендә аңа төгәл бер айга соңарып алындылар. Шулай да төзүчеләр быелгы сезонда барлыгы 56 ишегалдын төзекләндерергә исәпли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фәхретдин урамындагы 37а йорты территориясе шушы көннәрдә үзгәреш кичерде. Моңа кадәр халык биредә юлның начар булуыннан, чокырлардан зарланды.Моннан тыш, биредә ял итү мәйданчыклары, эскәмия, урна, велосипед кую урыннары, яктырткычлар булдырыла, халыкның теләге буенча кайбер агачларны да кисәчәкләр.

Сөләйманова урамындагы 1, 3нче йорт ишегалларында да эш кайный. Дүшәмбе көнне биредә төзүчеләр бордюрлар алыштыру өчен җир казу, яшел зоналарны уратып алган тимер коймаларны алу белән мәшгуль иде. Ишегалдындагы мәйданчык та казылган, ул да яңача булачак. Подрядчы оешма хезмәткәрләре сүзләренчә, балалар мәйданчыгындагы заманча ГОСТка туры килмәүче җиһазларны башкалары алыштырачак, яшел зоналар да арта.

Халыкның теләген шулай ук исәпкә алганнар: хәзер машина кую урыннарының да артуы көтелә. Шевченко урамы 104, 108 нче йортларның ишегалдында экскаваторлар эшләвенә юлыктык. Биредә бригада балалар уен мәйданчыклары өчен урын әзерли, подъездларга керү өлешендә эшли. Йортларда яшәүчеләрнең теләген дә ишеткәннәр — яшел зоналарның мәйданын киметмәскә уйлыйлар.

Программа буенча шәһәрдә җәелдерелгән төзекләндерү эшләренә бәйсез күзәтүчеләр контрольлек итәчәк. Әлмәтлеләр үзләре дә теләк-тәкъдимнәрен dvor.tatar сайтында җиткерә ала. Шулай ук 8 (800) 27-5-2020 номерына шалтырату мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100