Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кинотеатрлар өчен пандемия шартларында эшләү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән
Кинотеатрлар Россия төбәкләре башлыкларының карары һәм төбәкләрнең баш дәүләт санитар табибларының күрсәтмәләре нигезендә үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор кинотеатрлар өчен яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшләү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Документ федераль хезмәт сайтында дөнья күргән.
«Кинотеатрларда барлык саклык чараларын үтәү яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметергә, хезмәткәрләрнең һәм кинотеатрга килүчеләрнең сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, кинотеатрлар Россия төбәкләре башлыкларының карары һәм төбәкләрнең баш дәүләт санитар табибларының күрсәтмәләре нигезендә үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә.
Бинаны җыештыру һәм өслекләрне дезинфекцияләүгә бәйле тәкъдимнәрдән тыш, документта кино күрсәтүне оештыру буенча кагыйдәләр дә китерелә. Әйтик, сеанслар арасында бинаны җилләтү һәм дезинфекция чаралары кулланып җыештыру өчен 30 минут тәнәфес булырга тиеш. Кино залына кергәндә кешеләр зур төркемгә җыелмасын өчен сеанслар заллар саны 6дан артмаган кинотеатрлар өчен – 15, җиде һәм аннан да күбрәк залы булган кинотеатрлар өчен 10 минут аерма белән башланачак.
Билетлар сеанс вакытында тамашачылар арасында бер метр ара сакланырга тиешлеген күздә тотып сатылачак, бер гаилә әгъзалары исә бергә утыра ала.
Шунысын да искәртик: Татарстан кинотеатрлары 26 марттан үз эшчәнлеген туктатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз