news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Төп законга төзәтмәләр бала хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия

Илнең Төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә.

Гүзәл Удачина: Төп законга төзәтмәләр бала хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия
татар-информ архивы

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шулай дип белдерде.

«Мөһим өлешләрнең берсе – балалар Россия алып барган дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып тора дигән нигезләмәне конституцион норма сыйфатында билгеләү», - диде ул.

Соңгы елларда илдә балаларга бәйле мәсьәләләрнең әһәмияте артты. Балаларны яклау һәм аларның хокуклары, гаилә кыйммәтләре һ.б. белән бәйле төрледән-төрле темалар еш күтәрелә, дип өстәде Удачина.

«Иң мөһиме – әлеге мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм мондый өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора», - дип искәртте балалар омбудсмены.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100