news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә йортларда капиталь ремонт ясау өчен 3 миллион сумнан артык акча бирелгән

Быел биш йортта капиталь ремонт үткәреләчәк.

Чирмешәндә йортларда капиталь ремонт ясау өчен 3 миллион сумнан артык акча бирелгән
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 29 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә күп фатирлы биш йортка капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга барлыгы 3 425 000 сум акча тотылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә шул йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла.

«Бу көннәрдә төзүчеләр Совет урамында эшлиләр, 36, 38, 40 нчы йортлар да эш башладылар», — диде торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов ул. 

Соңгы елларда капиталь ремонт программасы нигезендә күпфатирлы йортларда су, канализация челтәрләрен яңарталар, подъездларны ремонтлыйлар, подвалларда тәртип салалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100