news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үз илемдә — үз көем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата бүләк тапшырылды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 26 апрель көнне «Тәртип» радиосы үткәргән конкурсның җиңүчеләре билгеле булды, ә бүген «Татмедиа» конференц-залында аларны бүләкләү тантанасы булып узды.

Онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган «Үз илемдә — үз көем» бәйгесендә Татарстаннан гына түгел, читтә яшәүче йөздән артык үзешчән җырчы һәм коллективлар катнашты.

Шарт буенча бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып яки акапелла җырларга кирәк иде.

Мәртәбәле комиссия әгъзалары: Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, әдәбият белгече, галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин, җырчы Венера Шәмиева, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева 4 җиңүчене билгеләде.

3нче урынга Арчадан Ильмира Заһидуллина, 2нче урынга Кама Тамагыннан Ренат Закиров, 1нче урынга Балык Бистәсеннән Гөлия Мөхәрләмова лаек булды. Гран-при иясе — Биектау районыннан Галия Камалова.

Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата бүләк тапшырылды. Бүләкләү барышында алар үзләренә җиңү китергән җырларны да башкарып киттеләр. «Уел», «Гөлбакчада», «Тугайларым», «Бик еш кайтам» һәм бәйгегә килгән тагы берничә җыр шулай ук «Тәртип» радиосы эфирында да яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100