news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыр хәлдә калган 74 гаиләгә «Аеклык ноктасы» проектында булышалар

2015-2019 елларда проектта 246 кеше дәваланган.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татарстанда «Аеклык ноктасы» («Точка трезвости») проектында авыр тормыш хәлендә калган 74 гаиләдән 80 кеше катнаша. Әлеге гаиләләрдә 133 бала тәрбияләнә.

«Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, 25 ата-ана эшкә урнаштырылды, 11 гаилә йортында төзекләндерү эшләре башкарылды, 5 гаиләгә җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алынды, 2 гаиләгә торакның санитар нормаларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелде», — диде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Аның сүзләренчә, 8 гаиләдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларны реструктуризацияләү эше алып барыла, 25 гаиләгә 21 социаль түләү һәм пособиеләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук балалар мәктәп һәм балалар бакчаларына урнаштырылган.

«Аеклык ноктасы» проекты Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2015 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты — ата-аналарны бала хокукларыннан мәхрүм итүне булдырмау, гаиләләрне саклау һәм балигъ булмаганнарның тормыш сыйфатын яхшырту.

Проект кысаларында проблемалы гаиләләрдәге ата-аналарны алкоголизмнан дәвалау өчен медикаментоз дәвалау кулланыла. Бер катнашучыны реабилитацияләү өчен курсның бәясе 120 мең сумны тәшкил итә.

«Мондый дәвалаудан тыш, проблемалы гаиләләргә башка төрле ярдәм дә күрсәтелә. Әйтик, дәвалануга һәм реабилитацияләүгә мотивацияләү, шәхси, гаилә һәм үз-үзеңне тоту психотерапиясе, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, эшкә урнашырга булышу, юридик хезмәтләр алуда ярдәм итү һәм башкалар», — диде Юлия Абдреева.

«Аеклык ноктасы» проектында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе дә катнаша. Җаваплылык үзәге итеп республиканың наркология хезмәте билгеләнгән. Проект кысаларында 2015-2019 елларда барлыгы 246 кеше дәваланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100