news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ольга Редьконы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәислегеннән азат итте

Редько бу вазифаны 2014 елдан бирле башкарып килде.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Ольга Редько Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасыннан азат ителде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Редько Ольга Андреевнаны үз теләге белән Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасыннан азат итәргә», — диелә документта.

Ольга Редько бу вазифаны 2014 елдан бирле башкарып килде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot