news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Туган телләр елы чараларын гамәлгә ашыру буенча эшне көчәйтергә кушты

ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе ассамблея филиаллары җитәкчеләре белән очрашты.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»).Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр һәм районнарда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чараларын гамәлгә ашыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе ассамблея филиаллары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауны, туган телләрне өйрәнү буенча эшне көчәйтергә кирәк. «Бу безнең бөтен эшебезнең нигезе», - дип искәртте ул.

Парламент башлыгы нәкъ менә муниципалитетларга Татарстанда этникара мөнәсәбәтләрне тотрыклыландыру һәм ныгыту эшчәнлегендә әйдәп баручы роль бирелгәнен искәртте. «Кешеләр белән конкрет эш урыннарда бара - шәһәрдә, районда, авылда, предприятиедә», — дип ачыклык кертте ул.

Дуслык йортлары һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллекләренең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам итәчәк, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуда шулай ук ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты. Ул 8 майда республика Халыклар дуслыгы йортында уникаль күргәзмә ачылачагын, анда Советлар Союзы халыклары телләрендә язылган Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары тәкъдим ителәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100