news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Актанышта узачак

Район җитәкчесе Актанышның тарихи бурычы турында әйтте.

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Актанышта узачак
Михаил Захаров

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда «Актаныш» якташлыгы җәмгыяте оештырган концертта район җитәкчесе Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге август киңәшмәсенең Актанышта булачагын әйтте.

«Быел август киңәшмәсе бездә узачак. Без анда мәгарифне генә түгел, нинди мохиттә балаларны тәрбияләүне дә, сәгатьне дә, үзебезнең яшәешне күрсәтергә телибез. Хәзер дә яңа мәктәп салып ятабыз, көзгә татар дәүләт театры булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Район башлыгы Актанышның тарихи бурычы булуны да искәртте. Ул — татар дөньясына шәхесләр бирү. «Актаныш та бирмәсә, татар дөньясына шәхесләрне кем бирсен?!», — ди ул.

«Актаныш» якташлык җәмгыяте оештырган концертта чыгышы белән ул җирлектән булган артистлар, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.


news_right_1
news_right_2
news_bot