news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры: «Безнең гаиләдә татарча гына сөйләшәләр»

Иң беренче чиратта үз гаиләңдә татар телендә сөйләшергә, балаларга әкиятләр укырга, фильмнар карарга кирәк, — дип саный шәһәр башлыгы.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Туры эфирда Казан мэры Илсур Метшин быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан булган сорауга җавап бирде. Башкалада яшәүче берәү аның кул астында эшләүчеләре татар телен беләме икәнлеге белән кызыксынды. Шулай ук шәһәр башлыгына, хезмәткәрләре белмәсә, туган телне өйрәнергә «мәҗбүр итәргә» киңәш итте.

«Әлбәттә, мәҗбүр итәргә була, әмма кеше телне үзе теләп өйрәнсә, нәтиҗәлерәк», — дип искәртте Метшин.

Мисал итеп Илсур Метшин үзе турында сөйләде. Өч яшькә кадәр ул рус телендә бер генә сүз дә белмәгән һәм бары тик балалар бакчасына, ә аннары мәктәпкә баргач кына бу телне өйрәнгән.

Үз гаиләсендә Илсур Метшин бары татар телендә генә сөйләшә. «Безнең гаиләдә бу норма, уртанчы улыбыз да, кызыбыз да, кечесе дә туган телдә сөйләшәләр. Барыннан да элек, бу - гаилә эше», - диде Казан мэры.

«Иң беренче чиратта үз гаиләңдә татар телендә сөйләшергә, балаларга әкиятләр укырга, фильмнар карарга кирәк», — дип нәтиҗә ясады мэр.

Шулай ук Илсур Метшин быел Казанда Туган телләр елына багышланган күп кенә вакыйгалар узачагын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100