Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары турында фикер алышачаклар
Түгәрәк өстәлдә шәҗәрәләр ясау, борынгы татар тәңкәләрен өйрәнү һ.б. турында сүз барачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 һәм 22 майда Башкортстанның Туймазы районында төбәкләр тарихын өйрәнү проблемалары буенча туган якны өйрәнүчеләр өчен фәнни-методик семинар рәвешендә фәнни түгәрәк өстәл узачак.
«Түгәрәк өстәл — Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясенең икенче этабы. Аның барышында борынгы татар тәңкәләрен өйрәнү, шәҗәрәләр ясау, төбәк, мәктәп һәм шәхси туган якны өйрәнү музейларын булдыру, Идел-Урал татарларының этник төркемнәрен барлау мәсьәләләре каралачак», — диде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, семинар материаллары аерым фәнни-методик җыентык рәвешендә басылачак.
Элегрәк «Татар-информ» 19, 20 майда Мөслимдә Ык елгасы бассейнындагы табигый һәм тарихи объектларны өйрәнүгә багышланган конференция узачагын язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз