news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк Банк ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан көмеш тәңкә чыгарды

Акчаның бер ягында милли киемле яшьләр (алар татар биюен башкара) һәм Казан Кремле сурәтләнгән.

Үзәк Банк ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан көмеш тәңкә чыгарды
Россия Үзәк банкы

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россия Банкы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек тәңкәсе чыгарды. 3 сумлык тәңкә көмештән ясалган, тиражы — 3 мең данә. Бу хакта РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәңкәнең уң ягында Россия гербы сурәтләнгән, шулай ук кыйммәтле металлның пробасы, эшләнмәнең авырлыгы һәм чыккан елы (2020) күрсәтелгән.

Икенче ягында милли киемле яшьләр (алар татар биюен башкара) һәм Казан Кремле сурәтләнгән. Аларның янәшәсендә «100 ел» һәм «Татарстан Республикасы» дип язылган.

«Россия Банкының истәлек акчаларында Татарстан өчен мөһим вакыйгалар, аның мәдәнияте һәм уникаль архитектура һәйкәлләре чагылыш тапкан. Быел республика оешуның 100 еллыгына багышланган тәңкә әйләнешкә чыкты, анда татар мәдәнияте элементларыннан берсе булган халык биюе тасвирланган», - дип искәртте ТР Милли банкы башлыгы Марат Шәрифуллин.

Россия Банкы төрле елларда Татарстан һәм Казандагы истәлекле даталар һәм чараларга багышланган 20дән артык тәңкә чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100