Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашачак
Үз-үзеңне изоляцияләү режимындагы балаларга ярдәм йөзеннән концерт социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми төркемнәрендә трансляцияләнәчәк.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөтендөнья балалар теләкләрен тормышка ашыру көненә багышланган «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашачак.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимындагы балаларга ярдәм йөзеннән концерт социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми төркемнәрендә трансляцияләнәчәк. Чара 15.30 сәгатьтә башлана. Кичке дүрттә республика җитәкчесенең чарада катнашуы көтелә.
Бер мәйданчыкта Салават Фәтхетдинов, «Волга-Волга» ВИА, Лэйна, Илнар Миранов белән бергә яшь артистлар — бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чыгыш ясаячак.
Концертта катнашучылар арасында — «Голос. Дети» проектында катнашучы Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос. Дети» катнашучысы Олеся Машейко, «Шаян ТВ» солистлары, «Балалар Евровидениесе»нең Россия этабы финалистлары — «Оччи» триосы, Беренче каналдагы «Лучшее всех» тапшыруында катнашкан #Кудрены дуэты, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Иван Шувалов, Абдулахад Алижанов һ.б.
Онлайн-концертны алып баручылар - Stand Up Club Kazan резиденты Артур Шамгунов һәм җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова.
Трансляцияне ТРның «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTubeтагы рәсми төркемнәрендә карарга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз