Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә яшәүче 500гә якын кеше Президенттан азык-төлек җыелмалары алачак
Минзәлә районында Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән таратыла торган азык-төлек җыелмаларын 494 кеше алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Санитар-эпидемиологик һәм икътисади вазгыять аркасында зыян күргән Минзәлә районында яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары өләшәчәкләр. Азык-төлек белән тутырылган тартмалар Минзәләгә килеп җиткән. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
Республикада әлеге ярдәм чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелде. Азык-төлек җыелмалары алты категориягә керүче затларга таратылачак. Минзәлә районының социаль яклау бүлегендә бу азык-төлек җыелмаларын районда 494 кеше алачак, дип хәбәр иттеләр.
Шуларның 212се — аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, сигез яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган балалар, өчесе — аз керемле гаиләләрдән булган балалар, аларда ата-ананың берсе алимент түләүдән качып йөри, 239ы — яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алучы ялгыз яшәүче гражданнар.
Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын опека һәм попечительлек буенча бурычларны түләүсез нигездә башкара торган 35 гаилә, ә тагын социаль куркыныч хәлдә калган биш гаилә алачак.
Мондый ярдәм берничә тапкыр күрсәтеләчәк — хәзерге вакытта азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе генә кайтарылган. Исемлеккә кергән Минзәлә халкы дүрт тапкыр ярдәм алачак.
Махсус фура китергән азык-төлек җыелмалары саклауга куелган. Аларны бушатырга коммуналь предприятие хезмәткәрләре ярдәм итте, диелгән басмада.
#ПомощьРядом #ПомощьРядомТатарстан #ЯрдәмЯнәшә #ЯрдәмЯнәшәТатарстан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз