news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче урында

Рейтинг нәтиҗәләре коронавирус эпидемиясе һәм аның нәтиҗәләре белән көрәштә төбәкләрнең уңышлы эшләвен күрсәтте.

Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче урында
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның март–апрель айларында губернаторларның илкүләм рейтингын җитәкләде. Тикшеренүне «Рейтинг» Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.

«Рейтингта экспертларның профессиональ һәм социаль даирәсе җәлеп ителгән. Аларның мондый составы тикшерү нәтиҗәләрен иң демократик, гади кешеләр фикеренә якын итеп ясау мөмкинлеге бирә», — диделәр рейтингны төзүчеләр.

Рейтингның беренче төркеме башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Исемлекнең икенче һәм өченче урыннарын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор били. Исемлекнең унлыгын Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тәмамлый.

«Волга» эксперт штабының онлайн-утырышында яңартылган рейтинг нәтиҗәләрен Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды башлыгы Александр Малькевич шәрехләде.

«Бүген губернаторларның илкүләм рейтингын бастырдылар. Анда Татарстан Президенты Мәскәү мэрын узып, беренче урында тора», — диде Александр Малькевич. Ул яңа рейтинг нәтиҗәләрен республиканың грамоталы мәгълүмати сәясәте белән аңлатты, ул коронавирус турындагы фейкларны минимальләштерергә һәм кешеләргә дөрес мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә.

Аның сүзләренчә, республика хакимият органнары эшенең төгәл төзелгән системасы төбәккә коронавирус эпидемиянең икътисади нәтиҗәләре белән уңышлы көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100