news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда санитар-гигиена таләпләрен үтәү темасына видеокиңәшмә үткәрделәр

Видеоэлемтә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан оештырылды.

Азнакайда санитар-гигиена таләпләрен үтәү темасына видеокиңәшмә үткәрделәр
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 29 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында видеоэлемтә аша хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда эш урыннарында санитар-гигиена таләпләрен үтәү, хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен ныгыту, иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда планлаштырылган барлык чаралар чигерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot