Владимир Путин 2021 елгы язгы чакырылыш башлану турындагы указны имзалады

1 апрельдән 15 июльгә кадәр армиягә 135 меңгә якын кеше чакырылачак.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указга имза куйды. Әлеге документ буенча Россиядә яшәүче 134 650 кеше чакырылыш кампаниясенә керә.

Язгы чакырылыш 2021 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

«Запаста булмаган һәм „Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында“ Федераль закон нигезендә Россиянең 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге 134 650 гражданын хәрби хезмәткә чакырырга», диелгән указ текстында.

Документ порталда чыккан көннән үз көченә керде.